Текст песни Ябай Малай - Томан (Tatar Version)
Су өсләрен сарган ап-ак томан,
Су өстен ничек тоташ каплап алган.
Яр буенда,яр буенда йөрим ялгызым,
Кайда гына минем бәхет йолдызым.
Елга өсте томан, томан,
Аксыл-аксыл томан.
Елга өсте томан,
Таралмый да һаман.
Елга өсте томан, томан,
Сагышларым сыман.
Елга өсте томан, томан,
Ай, томан
Яр буенда бер көймә чайкала,
Сине көтеп,минем җаным моңлана.
Кайда калды безнең ул матур чаклар,
Яр буенда янган ялкын учаклар.
Елга өсте томан, томан,
Аксыл-аксыл томан.
Елга өсте томан,
Таралмый да һаман.
Елга өсте томан, томан,
Сагышларым сыман.
Елга өсте томан, томан,
Ай, томан
Елга өсте томан, томан,
Аксыл-аксыл томан.
Елга өсте томан,
Таралмый да һаман.
Елга өсте томан, томан,
Сагышларым сыман.
Елга өсте томан, томан,
Ай, томан
Елга өсте томан, томан,
Ай, томан