Текст песни Гульназ Асаева - Гомер ара
Артык озак калмагандыр гомер арам
Көчем түгеп мин үземә юлны ярам
Комсызланып дөньясыннан җыймыйм хәрәм
Туры юлдан тайпылмыйча алга барам
Авыр чакта сабыр бул дим мин үземә
Ачу саклап яшәгән юк күңелемдә
Игелекләр күбрәк кылсам иде дә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә
Авыр чакта сабыр бул дим мин үземә
Ачу саклап яшәгән юк күңелемдә
Игелекләр күбрәк кылсам иде дә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә
Күңел шуны күптән инде тоемлаган
Ышанычлы дусны табу кыен заман
Андый дусны очратканым булмаса да
Өметемне өзмим әле тик мин һаман
Авыр чакта сабыр бул дим мин үземә
Ачу саклап яшәгән юк күңелемдә
Игелекләр күбрәк кылсам иде дә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә
Авыр чакта сабыр бул дим мин үземә
Ачу саклап яшәгән юк күңелемдә
Игелекләр күбрәк кылсам иде дә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә
Сизелми дә үтеп китәр гомеремдә