Текст песни Ришат Тухватуллин - Сагынам (2020)
Узган яшьлек сыман
Ярсу хисләр ерак
Агалар да еллар агалар
Еллар сәйләмендә
Гөлләр бәйләмендә
Шиңми торган яшьлек җыры бар
Үткәннәрдә калган
Сүнмәс өчен янган
Хыял утларыма табынам
Зәңгәр күлмәк кигән
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам
Тойгыларым аша
Җылы хисләр таша
Әйтелмәгән әйтер сүзем бар
Олы мәхәббәтем
Сафлык белән бөтен
Җырларымда яши тәүге яр
Үткәннәрдә калган
Сүнмәс өчен янган
Хыял утларыма табынам
Зәңгәр күлмәк кигән
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам
Үткәннәрдә калган
Сүнмәс өчен янган
Хыял утларыма табынам
Зәңгәр күлмәк кигән
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам
Үткәннәрдә калган
Сүнмәс өчен янган
Хыял утларыма табынам
Зәңгәр күлмәк кигән
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам
Зәңгәр күлмәк кигән
Зәңгәр гөлләр сөйгән
Зәңгәр күзле кызны сагынам