Текст песни Иркә - Юллар ябык
Әгәр дәшсә бала чагым
Хәбәр бирсә яшьлек таңым
Очып кайтып килер идем шул мизгелгә
Әткәй белән әнкәй анда
Хәтирәләр чыңы җанда
Бер- бер артлы үткәннәрем әй, тезелә!
Сагындыра үткән гомер
Үткәннәрдә йөри күңел
Кайтсаң иде бер ничек тә юлын табып
Балачакка ишек бикле
Яшьлегемә сукмак чикле
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык
Сагындыра үткән гомер
Үткәннәрдә йөри күңел
Кайтсаң иде бер ничек тә юлын табып
Балачакка ишек бикле
Яшьлегемә сукмак чикле
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык
Иңләп, буйлап болыннарын
Иптәш итеп колыннарын
Йөрер идем балачакта бала булып
Яшьлек ярым күзен кыса
Иңнәремдә канат, очам
Их, булмый шул җир йөзенә кире туып!
Сагындыра үткән гомер
Үткәннәрдә йөри күңел
Кайтсаң иде бер ничек тә юлын табып
Балачакка ишек бикле
Яшьлегемә сукмак чикле
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык
Сагындыра үткән гомер
Үткәннәрдә йөри күңел
Кайтсаң иде бер ничек тә юлын табып
Балачакка ишек бикле
Яшьлегемә сукмак чикле
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык
Кайтып булмый юллар ябык, юллар ябык