Текст песни Ильсия Бадретдинова - Тукта вакыт
Кичә генә беренче адымны
Атлагандай кебек булсда та
Бүген инде шактый юл узылган
Азагы юктай тоелса да
Тукта, вакыт, ашыктырма
Мизгелләр үтсен, санап торма
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер
Кичә генә коштай канатланып
Тормышка аяк баскан сабый
Бүген инде чау чәчләрен сыйпап
Үтелгән еллар санын саный
Тукта, вакыт, ашыктырма
Мизгелләр үтсен, санап торма
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер
Туктамый шул вакыт, туктый белми
Һәр мизгеле аның саналган
Тик белмибез, безгә язылганын
Күпме калган, күпме узылган
Тукта, вакыт, ашыктырма
Мизгелләр үтсен, санап торма
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер
Бирелгәннең күпмесен үтелгән
Әллә кай җирдән исәплисе
Юл азагын һич күрәсе килми
Яшисе дә килә, яшисе
Тукта, вакыт, ашыктырма
Мизгелләр үтсен, санап торма
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер
Тукта, вакыт, ашыктырма
Мизгелләр үтсен, санап торма
Тукта, вакыт, безнең гомер
Берничә түгел, бары тик бер
Берничә түгел, бары тик бер
Берничә түгел, бары тик бер