Текст песни Ришат Тухватуллин - Аккошлар мэхэббэте
Үпкән кочкан, жилгә очкан
Яраткан берәү була
Яратышып кавышканнар
Пар аккоштай, матур итеп
Яшәп гомерләр уза
Аккошлар парлап таяна
Суның дулкыннарына
Шул кошлардай пар була алсаң
Мәңге тугры яр була алсаң
Чык минем юлларыма
Чык минем юлларыма
Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә
Язмыш аккошлар бәхетен
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә
Юрасын икебезгә
Аккошлар йөзә суларда
Башларын башка салып
Итәсе иде гомерне картлыкка
Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып
Аккошлар
Шул кошлардай пар була алсаң,
Мәңге тугры яр була алсаң
Чык минем юлларыма
Чык минем юлларыма
Су өсләре каурый-каурый
Пар аккош йөзгән эздә
Язмыш аккошлар бәхетен
Шул кошларның мәхәббәтен
Юрасын иде безгә
Юрасын икебезгә