Текст песни Казан Егетлэре - Оммеголсем
Чулпан калка
Ал таң ата
Таң Гөлсемне уята
Гөлсем таңнан кырга барып
Ай-урагын уйната
Гөлсем таңнан кырга барып
Ай-урагын уйната
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Гөлсем шук та
Гөлсем ут та
Егет күңелен яндыра
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра
Бик еш шулай сөйгәнен дә
Эштә хәйран калдыра
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
"Көн дә" - дими
"Төн дә" - дими
Ару-талуны белми
Ярышта да безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми
Ярышта да безнең Гөлсем
Алдынгылыкны бирми
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Бас әйдә, Өммегөлсем
Идәннәре бөгелсен
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!
Басуыңда зур бәхетнең
Чаткылары күренсен!