Текст песни Азат Фазлыев - Бар да уза
Көннәр үтә айлар еллар туктап тормый
Язмыш шулай безнең белән куыш уйный
Бар да үза алыштыра җәйне көзләр
Тәм югалта очсызлана әйткән сүзләр
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел
Балачакка үсмер чагы була хуҗа
Яшьлеге дә гомере дә бик тиз уза
Үткән киткән булмый аны кире борып
Булмый җирдә кабат яшәп кабат туып
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел
Гөрләшүләр әрләшүләр артта кала
Туганнарны якыннарны язмыш ала
Сынар өчен сыналырга җибәрелгән
Һәр сулышның кадерләрен белсәк икән
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел
Уза шатлык уза кайгы сагыш зары
Давыл катыш яңгыры да буран кары
Бар да кыска бер минутлык бары мизгел
Бер нәрсә дә бу җиһанда мәңге түгел