Текст песни Рафаэль Латыйпов - Бэхет
Бәхет бит ул чынлап гашыйк булсаң
Янсаң кайнар сөю утында
Акрын гына килеп колагыма
Назлы сүзләр дәшкән чагында
Син бит җаным миңа насыйп бәхет
Синең белән мин бит бәхетле
Кулдан килсә бүләк итәр идем
Барсына да шундый бәхетне
Мин бәхетле синең кочагыңда
Сөю диңгезләрен кичкәндә
Ләззәтләрдән шашар чиккә җитеп
Ике йөрәк бергә типкәндә
Син бит җаным миңа насыйп бәхет
Синең белән мин бит бәхетле
Кулдан килсә бүләк итәр идем
Барсына да шундый бәхетне
Бәхет бит ул өшеп уянганда
Җылы ташкан назлы кочагың
Мәңге яшә минем белән бәхет
Сүндермичә тормыш учагын
Син бит җаным миңа насыйп бәхет
Синең белән мин бит бәхетле
Кулдан килсә бүләк итәр идем
Барсына да шундый бәхетне
Кулдан килсә бүләк итәр идем
Барсына да шундый бәхетне
Барсына да шундый бәхетне