Текст песни Хижина Музыканта - Башларым эйлэнэ
Йөрәгемнең кылларын
Яулады айлы күзләр
Күңел түрендә син әйткән
Бал сыман татлы сүзләр
Яннарыңа ашкынам
Күрергә нурлы йөзең
Сине генә иркәләп мин
Сөяргә мәңге әзер
Бир бер генә минут
Дөрләп янсын ул ут
Дөрләп янсын хисләр
Сөюдән ай-яй-яй-яй
Бер минут
Ялгышка урын юк
Ялкында син һәм мин
Тик без генә
Башларым әйләнә
Кулыңны бир генә
Син минем сер генә
Кабатла бер генә
Син минем бер генәм
Яздай минем җаныма
Наздан үреп салдың юл
Керде сөю йөрәккә
Гөлдәй ата һәркөн ул
Синсез күңел моңая
Янымда мәңге кал син
Кулымны бирәм, ал син
Бир бер генә минут
Дөрләп янсын ул ут
Дөрләп янсын хисләр
Сөюдән ай-яй-яй-яй
Бер минут
Ялгышка урын юк
Ялкында син һәм мин
Тик без генә
Башларым әйләнә
Кулыңны бир генә
Син минем сер генә
Кабатла бер генә
Син минем бер генәм
Башларым әйләнә
Кулыңны бир генә
Син минем сер генә
Кабатла бер генә
Син минем бер генәм
Башларым әйләнә
Башларым әйләнә
Кулыңны бир генә