Текст песни Фируза - Туган кон
Туган көнең белән котлап
Нинди теләк телим соң
Нинди җылы сүзләр әйтеп
Күңелең эретим соң?
Нинди җылы сүзләр әйтеп
Күңелең эретим соң?
Сынауларга, сагышларга
Ия күрмә башкаең
Котлы булсын туган көнең
Рәхәт яшә, дускаем
Сынауларга, сагышларга
Ия күрмә башкаең
Котлы булсын туган көнең
Рәхәт яшә, дускаем
Бу дөньяда яшьнәп, яшәп
Күргәннәрең аз түгел
Дусларыңа, туганыңа
Ачык булсын күңелең
Дусларыңа, туганыңа
Ачык булсын күңелең
Сынаулардан, сагышлардан
Иелмәсен башкаең
Бәхетле бул озак яшә
Кайгы күрмә дускаем
Сынаулардан, сагышлардан
Иелмәсен башкаең
Бәхетле бул озак яшә
Кайгы күрмә дускаем
Балаларың сөендерсә
Очкын алса йөрәгең
Исеңдә тот, онытма син
Бу бит Ходай бүләге
Исеңдә тот, онытма син
Бу бит Ходай бүләге
Сынаулардан, сагышлардан
Иелмәсен башкаең
Булганына шөкер итеп
Канәгать бул, дускаем
Сынаулардан, сагышлардан
Иелмәсен башкаең
Булганына шөкер итеп
Канәгать бул, дускаем
Котлы булсын туган конен
Рәхәт яшә дускаем
Рәхәт яшә дускаем