Текст песни Ильдус Садыков - Хәтереңдәме?
Хәтереңдәме синең?
Сөйләшүләр безнең
Моңсу имән шауына
Үтеп барган көзнең
Хәтереңдәме синең
Кочагыңа төрдең
Учларыма җан өреп
Сөям сине дидең
Ә без әле һаман
Яшьлекләрдә калган
Ә без әле һаман
Учак дөрләп янган
Хәтереңдәме синең
Чәчәк тотып килдең
Боздан туңган йөрәккә
Җәйләр булып кердең
Хәтереңдәме синең
Айның юлын күрдек
Күңелдәге хисләрне
Әйтәлмыйча йөрдек