Текст песни Yamle - Этиемэ
Ничек кенә матур тоелса да
Барыбер бу дөнья катлаулы
Тормыш юлларыннан атлаганда
Кирәк әтинең көчле кулы
Әти-әтием! Кадерле кешем!
Синең кебек юк җир йөзендә
Ярату, соклану, кайгырту бар
Кызым диеп, әйткән сүзеңдә
Чәчләреңә чаллар төшкәндә дә
Яшьлек дәрте балкый йөзеңдә
Мәрхәмәтле, тыйнак булып, сиңа
Ошарга тырышам үзем дә
Әти-әтием! Кадерле кешем!
Синең кебек юк җир йөзендә
Ярату, соклану, кайгырту бар
Кызым диеп, әйткән сүзеңдә
Борчылма син, бар да яхшы булыр
Синең ышанычны аклармын
Акыл сүзе булган- киңәшләрең
Йөрәк түрләрендә саклармын
Әти-әтием! Кадерле кешем!
Синең кебек юк җир йөзендә
Ярату, соклану, кайгырту бар
Кызым диеп, әйткән сүзеңдә
Ярату, соклану, кайгырту бар
Кызым диеп, әйткән сүзеңдә