Текст песни Айнур Галлямов - Балан
Матурлыгына сокланып
Өздем балан тәлгәшен
Татыгач әче тәмнәрен
Тәгәрәде күз яшем
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә
Баланның кызыл төсләре
Күзнең явын алырлык
Сөю сагышка әйләнсә
Кирәк җанга сабырлык
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә
Салкын кырау төшсә генә
Баллана шул баланнар
Балан ачыларын татый
Ярсыз, парсыз калганнар
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә
Өлгермәгән баланнарны
Ярамый шул өзәргә
Ялгыз булган тормышларга
Бигрәк авыр түзәргә