Текст песни Айваз Идиатуллин - Кызым
Синең коңгырт төсле күзләрең
Сөйкемле булган бит йөзләрең
Күзләр тимәсен тик үзеңә
Балакаем минем һич кенә
Сандугачым минем йолдызым
Иң матурлардан булган кызым
Бәхетең булсын бу дөньяда
Әти әниең гел яныңда
Елмаясың кызым көләсең
Яратканны син бит беләсең
Син дип тибә минем йөрәгем
Кабул булсын һәр бер теләгем
Сандугачым минем йолдызым
Иң матурлардан булган кызым
Бәхетең булсын бу дөньяда
Әти әниең гел яныңда