Текст песни Зэйнэп Фэрхетдинова - Пар алма
Шау чәчкәләргә күмелә
Яз җиткәч алмагачлар
Сагыныплар бакчабызга
Кайталар сандугачлар
Пар алмадай булыйк әле
Җәйләрдә калыйк әле
Артыбыздан якты булган
Эзләрне салыйк әле
Алмагачлар алма бирер
Өләшербез барсына
Усал җилләре кермәсен
Гашыйклар арасына
Пар алмадай булыйк әле
Җәйләрдә калыйк әле
Артыбыздан якты булган
Эзләрне салыйк әле
Пар алмадай булыйк әле
Җәйләрдә калыйк әле
Артыбыздан якты булган
Эзләрне салыйк әле
Алмаларның хуш исләре,
Тарала тирә-якка
Өстәп торыйк ялкыннарын
Тормыш дигән,учакка
Пар алмадай булыйк әле
Җәйләрдә калыйк әле
Артыбыздан якты булган
Эзләрне салыйк әле
Пар алмадай булыйк әле
Җәйләрдә калыйк әле
Артыбыздан якты булган
Эзләрне салыйк әле