Текст песни Айнур Галлямов - Кузлэр
Сынап карый торган күзләр була
Карашлары җелегеңә үтә
Ни уйлый бу, ниләр кичерә
Сораулары йөрәгеңне өтә
Сөеп карый торган күзләр була
Карашыннан җылы нур бөркелә
Җан эретә торган бу карашка
Битараф була алмый беркем дә
Нишләргә дә белми, аптыраулы караш күзләрдә
Күңел юатырлык, җылытырлык
Табып булмый шунда җылы сүз дә
Серле күзләр була
Ни әйтергә тели соң бу күзләр
Шушы серле күзләр
Йөрәгеңә сала эзләр
Шаян күзләр була, ялтырыйлар
Янып, балкып тора андый күзләр
Бәхет чәчеп тора, шатлык өстәп
Кирәкмидер, хәтта, купшы сүзләр
Искитмәле матур күзләр була,
Гел шуларга килә карыйсы!
Күзләр алар күңел көзгесе бит
Я, кайсыбыз күздән аңлый соң?
Нишләргә дә белми, аптыраулы караш күзләрдә
Күңел юатырлык, җылытырлык
Табып булмый шунда җылы сүз дә
Серле күзләр була
Ни әйтергә тели соң бу күзләр
Шушы серле күзләр
Йөрәгеңә сала эзләр
Нишләргә дә белми, аптыраулы караш күзләрдә
Күңел юатырлык, җылытырлык
Табып булмый шунда җылы сүз дә
Серле күзләр була
Ни әйтергә тели соң бу күзләр
Шушы серле күзләр
Йөрәгеңә сала эзләр