Текст песни Марат Яруллин - Албасты
Елга өстендә калка ул
Елга астындагы кыз
Күзләренә карата ул
Күзләрендә кара боз
Эзләреңне күзәтә ул
Якты уты ай йолдыз
Йөрәгеңне елата ул
Йөрәгеңә сала тоз
Меңләп юллар юлладым
Меңләп дошман яуладым
Албастына ут бастырып
Синең хакка юрадым
Сайдугачлар сайрый таңда
Көткән җанга тиңнәр юк
Сандугачтай ул да зарыгып
Көтә, хәбәр юк
Исемнэр тез:
Тукай, Камал
Муса Джалиль
Хасан Туфан
Фатих Карим
Ильхам, Гали
Салих, Назиб
Татар яшәр
Амин, амин
Меңләп юллар юлладым
Меңләп дошман яуладым
Албастына ут бастырып
Синең хакка юрадым
Сайдугачлар сайрый таңда
Көткән җанга тиңнәр юк
Сандугачтай ул да зарыгып
Көтә, хәбәр юк
Сайдугачлар сайрый таңда
Көткән җанга тиңнәр юк
Сандугачтай ул да зарыгып
Көтә, хәбәр юк
Меңләп юллар юлладым
Меңләп дошман яуладым
Албастына ут бастырып
Синең хакка юрадым
Сайдугачлар сайрый таңда
Көткән җанга тиңнәр юк
Сандугачтай ул да зарыгып
Көтә, хәбәр юк