Текст песни Рустам Асадуллин - Нарат жилэге
Югал юлдан язмыш буран
Җырлап узыйм гомер юлын
Адаштырмас мине урман
Төз наратлар бирер кулын
Үкенерсең әле җаным
Урап узган өчен юлың
Җанга бәлзам нарат җиләге
Нарат җиләген өзми узма әле
Өзми узма әле нарат җиләген
Нарат җиләге тезәр юлына
Тезәр юлына язмыш җилләрен
Әчкелт нарат җиләгендә
Язмыш тамчылары тәме
Аның тәмен җуймас әле
Мин җан өргән иреннәрең
Сөю-наздан туймас әле
Әрнеп лә тибәр йөрәгең
Җанга бәлзам нарат җиләге
Нарат җиләген өзми узма әле
Өзми узма әле нарат җиләген
Нарат җиләге тезәр юлына
Тезәр юлына язмыш җилләрен
Төшләреңдә үреләсең
Кабат татыр өчен тәмен
Өзәм дип нарат җиләген
Өзгәләнә шул үзәгең
Йөрәгем ничек түзгәнен
Аңларсың син минем хәлем
Җанга бәлзам нарат җиләге
Нарат җиләген өзми узма әле
Өзми узма әле нарат җиләген
Нарат җиләге тезәр юлына
Тезәр юлына язмыш җилләрен