Текст песни Илсөя Бәдретдинова - Хыялый (2023)
Канатым юк, оча алмыйм
Җирдә яшим, җирдән атлыйм
Теләсәм дә язмышларны
Читләтеп мин уза алмыйм
Мин гап-гади, бер хатын-кыз
Бер көләмен, я бер елыйм
Гөнаһларым да юк түгел
Кайчак эшлим, аннан уйлыйм
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Минем кебек хыялый җан
Бу дөньяда юктыр бүтән
Бу дөньяда юктыр бүтән
Канатым юк, бар хыяллар
Туар таңнан бәхет көтәм
Гәйбәтләрдән өстен булып
Атлавымны дәвам итәм
Тыштан усал, эчтән йомшак
Җылы сүздән эреп китәм
Мин бер төрле, мин мең төрле
Үзгәрмәмен инде бүтән
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Минем кебек хыялый җан
Бу дөньяда юктыр бүтән
Бу дөньяда юктыр бүтән
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Сагынамын, яратамын
Үпкәлимен, гафу итәм
Минем кебек хыялый җан
Бу дөньяда юктыр бүтән
Бу дөньяда юктыр бүтән