Текст песни Марат Яруллин - Арабызда учак (2024)
Су буенда учак
Икәү бергә шулчак
Югалабыз карап ялкынга
Яңартма син безнең үткәннәрне
Килмә зинһар һич тә якынга
Арабызда учак
Саташамын кайчак
Күзләреңә сузам кулларым
Шул ялкынга урап
Үртәлисең сорап
"Үткәндәме синең уйларың?"
Дөрләп яна учак
Кайнар безнең кочак
Яндырадыр утлы карашың
Онытылмас назлар
Кабат килер язлар
Учагымда килер янасың
Арабызда учак
Саташамын кайчак
Күзләреңә сузам кулларым
Шул ялкынга урап
Үртәлисең сорап
"Үткәндәме синең уйларың?"
Арабызда учак
Арабызда учак
Саташамын кайчак
Саташамын кайчак
Күзләреңә сузам
Күзләреңә сузам кулларым
Кулларым
Шул ялкынга урап
Шул ялкынга урап
Үртәлисең сорап
Сорап
"Үткәндәме синең уйларың?"
"Үткәндәме синең уйларың?"