Текст песни Ильдус Садыков - Өмет
Бүгенге көнне дә озатам
Сау бул, сау бул"-диеп үткәнгә
Бер озаткач бүтән эзләмәм
Калыр ул көнем үткәндә
Үткәннәргә юллар ябык ул
Яшик әле, яшик әле
Үткәннәрне кызганмыйча
Яшик әле
Сәбәпсезгә моңаймыйча
Гомер бит ул бер генә
Тормыш бик матур ул
Күр генә
Күр генә
Һәр көн - дәрес, һәр көн имтихан
Тормыштан сабак аласың
Теләсәң шәмнәрдәй сүнәсең
Теләсәң йолдыздай янасың
Барысы да үзеннең кулында
Бүгенге көнне дә озаттым
Калды ул хәзер үткәндә
Үткәннәргә һич тә үкенмәм
Ышанам алдагы тормышта
Бәхетле көннәрем көткәнгә