Текст песни Айнур Галлямов - Сою сузлэре
Тормышларда күпме әйтелмәгән
Әйтелмәгән сөю сүзләре
Ачылмаган серле чәчкәләрдәй
Кемнәрнеңдер күңел күзләре!
Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!
Тыйнаклыгы, сабырлыгы белән
Тулган бик күпләрнең күңеле
Сабыр итеп көтә белгәннәргә
Килер сөю, сөю бәхете!
Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!
Үз вакыты җиткәч, үз насыйбын
Күрер әле күңел, күңел күзләре
Сөю бәхетенең серләрен дә
Икәү бергә ачар үзләре!